Нурлат кызы Олимпиададан аерылмаска карар иткән

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Кышкы Сочи Олимпиадасы вакытында “Омега” кунакханә комплексындагы “Александровский сад”та  эшләп, Бөтендөнья уеннарын үткәрүгә өлеш керткән  якташыбыз Нурия Салиджанова шул көннәрдә Нурлатка әниләре янына кунакка кайтты. Нурия уеннар тәмамлангач та Сочида калырга карар кылган – Олимпиададан аерыласы килмәгән. 
-  Сочи  туристларның яраткан ял итү урынына әверелде, - ди Нурия. -  Бирегә алар дөньяның  төрле илләреннән тарихка кереп калган гаҗәеп  Олимпиада объектларын күрергә, ял итәргә дип киләләр. Мәсәлән, күптән түгел генә Германиядән килгән кунакларны кабул иттек. Гомумән, Олимпиада тәмамланса да, аның рухы барлык җирдә дә сизелә. Көзен  исә Сочи “Формула-1” ярышларын кабул итә, шуңа әзерләнәбез.  
Нурия хәзер шул ук  “Омега”да фитнес-үзәктә эшли. Ә XXII Олимпия һәм XII Паралимпия уеннарын үткәрүгә керткән өлеше, һөнәрмәнлеге  һәм җаваплылыгы өчен аңа күптән түгел Рәхмәт хаты да тапшырганнар. Ә үзе Бөтендөнья уеннары турындагы гаҗәеп хатирәләр диңгезендә һәм  әлеге чарага үзеннән өлеш кертә алуы белән горурланып яши. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International