Нурлат районында мәчетләр яңара

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Кичә, 15 июньдә Кизләү авылында Аллаһ йорты-яңа мәчет бинасы ачылды. Яңа мәчет ачылу-ул үткәннәргә салават, хәзергегә мәдхия, ә киләчәккә яшәү өмете бүләк итүче чара. Кизләүлеләрне бәйрәмнәре белән котларга килгән район башлыгы Равил Кузюров әлеге иман йортының халыкка шатлык-бәхет китереп торуын теләде. Изге гамәл-коръән укып башланган чарада  район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов, Самара шәһәреннән кайткан якташыбыз, тумышы белән Иске Ибрай авылыннан булган Вәгызь хәзрәт Яруллин, авыл имамнары Вазыйх ага Мостафин, Илшат хәзрәт Динмөхәммәтов, авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев чыгышлары белән дәвам итте. Аннан яңа мәчеттә өйлә намазы укылды.  Бәйрәм көнне кунакларга авылдашлары Равил Мостафин корбан чалып, аш мәҗлесе үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International