Район башлыгы Равил Кузюров Россия көне белән котлый

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле нурлатлылар!
12 июнь –  Россия көне һәм Россиянең мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгән көн. Азатлык һәм демократия , илебезнең ары таба чәчәк ату кыйммәтләре белән бәйләнгән ватаныбыз тарихында бу аерата мөһим дата. Бу бәйрәм безне Ватаныбыз, аның бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйләнешебезне чагылдыра. Без патриотизм һәм гражданлылык традицияләренә  тугрылык саклыйбыз, күпмилләтле халкыбыз мөнәсәбәтләрен ныгытучы кыйммәтләрне югары бәялибез. Бүген без заманча демократик җәмгыять төзибез, дәүләтебезнең нәтиҗәле икътисадын формалаштыруда катнашабыз, анда яшәүчеләрнең тормышы һәм хезмәте  өчен уңайлыклы шартлар тудырабыз.
Уртак көч белән без бүген ирешкәннәребезне саклап кына калмыйбыз, ә арттырабыз һәм  аларны халкыбыз, илебез һәм районыбыз иминлеге хакына эшкә җигүне максат итәбез.
Бәйрәм безнең иртәгәге көнебезгә ышаныч тудырсын, балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәгенең өмет символы булсын, алдагы максатларыбызга һәм ниятләребезгә ирешүдә көч өстәсен. Якташларыбызга ныклы исәнлек, зирәклек һәм сабырлык телим.
Равил Кузюров,
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International