Нурлатта Россия көне мәдәни-спорт чаралары белән истә калды

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе
Илебездәге “иң яшь” дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көнен бүген нурлатлылар шәһәр үзәк паркында зур бәйрәм итеп билгеләп үттеләр. Моңа кадәр нурлатлылар әлеге бәйрәмне чираттагы ял көне буларак кабул итсәләр, быел берләшү бәйрәмен халык зур масштабларда күңел ачу чаралары белән үткәрде. Әнә, бүген дә шәһәр үзәк паркындагы бәйрәм чарасы һәркемне әллә кайдан үзенә чакырып торды. Көн дәвамында балалар һәм олылар өчен спорт чаралары оештырылды, бәйрәм ярминкәсе, балалар шәһәрчеге эшләде. Ә кичке якта районнның иҗат коллективлары һәм үзешчәннәре бәйрәм концерты белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International