“Гармония” үзәге директоры - республика конкурсы җиңүчеләре арасында

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
“Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Елена Пичушкина “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенроссия конкурсының республика этабында “Социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры” номинациясе буенча 2нче урынга лаек булды. Конкурска йомгак бүген, 11 июньдә,  Казан шәһәренең  “Корстон” кунакханә комплексында Социаль хезмәткәрләр көненә багышлап үткәрелгән  тантаналы чарада ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International