Беренче БДИ нәтиҗәләре билгеле

2014 елның 10 июне, сишәмбе

География һәм рус әдәбияты буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле. Бу хакта безгә район мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.

- 10 июньдә,  рус теле буенча нәтиҗәләр билгеле булды, - ди БДИ буенча куратор Неля Гыйззәтуллина. – Чит телләр һәм информатика - 13, ә математика буенча нәтиҗәләр 16 июньдә ачыкланачак. Нәтиҗәләрне чыгарылышлар белем бирү учреждениеләреннән белә алалар. Шунысын әйтә алам, беренче нәтиҗәләр сөендерерлек: география һәм рус әдәбиятыннан чыгарылышлар арасында начар билгеләр алучылар юк. Аннан әлегә телефон һәм шпаргалка белән тотылучылар да булмады. Имтиханнарның төп дулкыны бүген тәмамланачак. Чыгарылышлар җәмгыять белеме һәм химия буенча имтихан тапшыра. 16-19 июньдә – БДИ буенча резерв көннәр. Өстәмә чор 7-16 июльдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International