Нурлат делегациясе Бөтенроссия дини форумда катнаша

2014 елның 10 июне, сишәмбе
12-14 июньдә Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип аталган Y Бөтенроссия форумында район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендәге делегация катнаша.
- Дини чараларга бай бик кызу көннәр, -  ди мөхтәсиб. – Дини лагерьлар уңышлы гына эшли башлады. 14 июньдә узачак Изге Болгар җыенында районнан 150 кеше катнашачак.Якшәмбе – 15 июньдә Кизләүдә яңа мәчет ачу тантанасы узачак. 28 июньдә башланачак Рамазан аена кадәр зур чараларны башкарып калырга исәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International