Нурлат районында авыл балалары өчен кече Сабантуй үтте

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Некрасовка авылы янындагы әрәмәлек бу көнне балаларның шау-шулы авазларына күмелде, Яңа Иглай авыл җирлегенә караган барлык авыллардан да сабыйлар бирегә кече Сабантуйга җыелдылар. Авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләре алар өчен матур бәйрәм, күңелле уеннар оештырганнар иде.

 Шунда ук татлы ризыклардан авыз итәргә дә мөмкинлек булды, җиңүчеләр бүләкләр  дә оттылар. 

- Бәйрәм искиткеч күңелле үтте. Балалар да, аларның әти-әниләре дә канәгать калдылар, - ди Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы, бәйрәмнең инициаторы Гүзәлия Лотфуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International