Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Корылык янгын куркынычын арттыра
2014 елның 9 июне, дүшәмбе
Нурлат районы башкарма комитетының “ Нурлат районы халкының һәм территориясенең янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар” турында 2014 елның 6 июнендә кабул иткән Күрсәтмәсе нигезендә каралган эш күләме 8 июньдә район башлыгы Равил Кузюров үткәргән киңәшмәдә җаваплы затларга җиткерелде.
Анда һәр службага конкрет бурычлар куелган иде.Корылык нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең җитдилеген киңәшмәне ачкан район башлыгы да, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин да, 125 янгын часте начальнигы Илһам Курамшин да басым ясап ассызыкладылар. Районда иң зур куркынычны коры үләннәргә һәм чүп-чарга ут кабу тудыра, шундый хәл әле генә Киекле зиратында күзәтелгән.
– Авыл җирлекләре башлыкларына гидрантларга ревизия ясарга, аларны эш реҗимына китерергә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә тирә-яктагы урманнарны контрольдә тотарга, халык арасында профилактик эшне көчәйтергә.Коммуналь слуҗбаларга халыкны өзеклексез су белән тәэмин итәргә, агерьларда балаларның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә,–дип кичектергесез чараларны санап үтте Илһам Исламович. Районда янгын деполары булдыру буенча планлы эш тә дәвам итә. Яңа Тумба авыл җирлеге башлыгына быелның 1 августына депоны өлгертү бурычы куелды, ә Аксумлада шундый депо булдыру өчен мөмкинлекләр барлануы хәбәр ителде.
Киңәшмәдә җәмәгать маллары өчен азык әзерләү темасы да күтәрелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге Фаил Ивандеев быелгы үлән массаларының зур булмавын әйтеп, бу уңайдан табигый болынлыкларны файдалану, яфрак азык әзерләүгә дә игътибар биреләчәген җиткерде. Сөйләшүгә йомгак ясаган район башлыгы Равил Кузюров кышкылыкка җитәрлек күләмдә азык запасы булдыру өчен инвесторлар, авыл җирлекләре башлыкларына берләшеп хәрәкәт итәргә кушты. Равил Әфраимович шунда ук терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга да азык әзерләүдә мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә чакырды.
Киңәшмәдән соң янгын куркынычсызлыгы темасына Мамык авыл җирлеге башлыгы Алия Ахуньянова белән сөйләшеп алдык.
–Бездә 11 кешене берләштергән, 2 янгын сүндерү машинасы, мотопомпасы булган янгын часте бар. Авыл җирлеге башкарма комитеты ике гидрант булдырды, 4 су башнясында да су алу җайланмалары көйләнгән. Авыл җирлегендәге барлык социаль объектларда янгынга каршы сигнализация куелган, Мамыкта да, Бутаихада да гадәттән тыш хәл очрагына сирена да бар. Барысы да тиешенчә кебек, шуңа карамастан, соңгы араларда гына авылда ике янгын очрагы булды. Соңгысы төнлә булу сәбәпле, хуҗалар соң сизгәннәр, өстәвенә, хуҗалык корылмалары да артык якын урнашкан. Бары янгын сүндерү машиналары тиз килеп җитү нәтиҗәсендә генә янәшәдәге йортларны уттан саклап кала алдык. Ары таба халык арасында аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк, димәк, дигән нәтиҗәгә килдек һәм шул юнәлештә чараларны барлыйбыз.
–Авыл җирлеге җитәкчелегенең халык белән аңлашуын, 125нче янгын часте, нефтьчеләр белән эшлекле мөнәсәбәтен урнаштыра белүе нәтиҗәсендә Мамыкта янгын частен саклап кала алдык,–ди Илһам Крамшин сөйләшүгә нәтиҗә ясап.–Әмма авыл халкының гадәттән тыш хәлләр очрагында бердәмлеге җитми әле. Ярдәмгә бердәм булып алыну ягыннан Илюткино, Түбән Чаллы авылы халкын үрнәк итеп куясы килә.
Искәрмә
Янгын яки гадәттән тыш хәл очрагында 01,101,2-22-72 номеры буенча шалтыратыгыз.
Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингатуллина, Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге службасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләреннән торган комиссия “Заречный” лагеренда янгын куркынычсызлыгы һәм балаларның суда иминлеге кагыйдәләре үтәлешен урынга чыгып тикшерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз