Сабантуй чакыра, Сабантуй!

2014 елның 6 июне, җомга
Татарларның элек-электән язгы эшләр төгәлләнгәч үткәрелүче бәйрәме районда яшәүче барлык милләт вәкилләрен берләштереп, милләтара дуслык тантанасы булып узачак.
Ипподром территориясендә Сабантуй кунакларын төп капкадан бәйрәм самавыры һәм милли йортлар белән  каршы алачак. Бәйрәмгә килүче райондашлар һәм шәһәребез кунаклары импровизацияләнгән шәһәрчекләрдә татар, рус, чуваш, көнчыгыш һәм украин авыллары көнкүреше белән таныша алачаклар. Моннан тыш, балалар шәһәрчеге, икмәк-күмәч әйберләре, халык сәнәгате һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре дә матур тәэсирләр калдырыр.
Бәйрәмне ачу 10га билгеләнгән. Тантаналы шартларда районның барлык тармак алдынгылары хөрмәтләнәчәк, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе мәдәният учреждениеләрен бүләкләячәк. Тантаналы өлештән соң мәйданда мәдәни – спорт, күңел ачу чаралары башлана.
11дә спорт чаралары - милли көрәш, ат чабышлары, спорт-күңел ачу уеннары старт ала. Төп сәхнәдә Татарстан Республикасының сәнгать осталары һәм район үзешчәннәре  катнашында бәйрәм концерты булачак. “Күңелле карусель” балалар җыры район фестивале дә бәйрәмнең мәдәни программасына кергән. Балалар шәһәрчегендә төрле аттракционнар эшләячәк. Милли бәйрәмебез күңелле, әйбәт ял һәм очрашу-күрешү шатлыклары бүләк итсен. Сабантуйга рәхим итегез!
7 июнь көнне Сабан туе бәйрәме узачак мәйдан янындагы Склад урамында вакытлыча, иртәнге 9.00дән 13.00гәчә юл ябык була, дип хәбәр итәләр ЮХИДИнең пропаганда бүлегендә. Транспорт чараларын  калдыру урынын алдан ук хәл итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International