Республика “Остабикә”ләрен барлый

2014 елның 3 июне, сишәмбе
“Нурлат”ТРКсы корреспонденты Гүзәл Җамалова иртәгә “Остабикә” конкурсында катнашачак.
Татарстан Диния нәзарәте һәм республика мөслимәләр берлеге оештырган әлеге конкурста 25 районнан татар хатын-кызлары катнашачак икән. Милли кием, дини белем, татар йолаларын, гореф-гадәтләрен белү, тыйнаклык, әдәплелек, пөхтәлек, зәвык, аш-суга осталык һәм шулар өстенә аерым сәләтеңне дә күрсәтү – конкурста төп таләпләр итеп әнә шулар куела. Һәр яктан булган Гүзәл үзен лаеклы күрсәтә алыр дип уйлыйбыз, әле бит аңа җанатарлар да булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International