Урманнарга керү тыела

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан урманнарында, шул исәптән Нурлат районындагыларында да V класслы янгын куркынычы чоры игълан ителде. 
- Бу уңайдан 23 майда Министрлар кабинетында  кешеләрнең һәм транспортның урманга керүен тыючы карарга кул куелды, - ди Нурлат урманчылыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры Алексей Батдалов. – Урман хуҗалыгы министрлыгы Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә кизү тору оештырачак һәм урман массивларында патрульне көчәйтәчәк. Моннан тыш, урманнарга күпләп керү урыннарында вакытлыча постлар оештырылачак. 
Министрлар кабинеты бу чорга төрле ведомстволар алдына конкрет бурычлар куйган. Мисал өчен, янгын сүндерүнең терәк пунктлары янгын-техник корылмалары һәм җайланмалары белән максималь комплектланган булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы биләмәләрендә коры үләнне яндыру тыела, ә территорияләр коры чүп-чарлардан арындырылырга тиеш. Шулай ук авылларда һәм шәһәрләрдә дә чүпләрне яндырырга ярамый. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ирекле янгын сүндерү формированиеләрендә техниканың тәүлек әйләнәсе кизү торуын оештырырга, буалар буарга, сулыкларга килү юллары ясарга кирәк. 
Гражданнарның урманнарда булуын һәм транспортта керүне тыючы кагыйдәләр өч атнага кабул ителә. 
- Янгын куркынычы классы зур булу сәбәпле, “Нурлатлес” һәм “Нурлат урманчылыгы” учреждениеләрендә югары әзерлек режимы кертелде, - ди Алексей Батдалов. – Алда саналган чаралардан тыш, без урманнарга керү юлларына өстәмә шлагбаумнар урншатырачакбыз, урман массивлары тирәсендәге полосаларны яңартачакбыз. Янгын чыккан очракта тиз арада эшкә керешү өчен безнең урман янгыннары сүндерү машиналары һәм янгын-химия станцияләренең янгын расчетлары урман массивлары аша узучы юлларда кизү торачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International