Бәйрәмгә велосипедларда килегез!

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
25 май Нурлатта Велосипедчылар көне дип игълан ителә. Бу беренче чиратта Нурлатка Татарстан эшмәкәрләренең алтынчы  веломарафоны килү белән бәйле. Республиканың кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре ассациациясе традициягә керткән әлеге веломарафонның төп максаты– эшмәкәрләр һәм үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр белән очрашып, проблемалы сораулар буенча мастер класс үткәрү, берочтан аларны спортка да җәлеп итү. Әлеге чара 25 май көнне 15 сәгатьтә үзәк паркта олы бәйрәм рәвешендә узачак, һәм  эшмәкәрләрдән тыш шәһәрлеләрдә дә ул кызыксыну уятмыйча калмас. Ә  марафонга кушылырга теләүче велоспорт сөюче нурлатлылар бу көнне “Шифа” гипермаркеты янына 14.30 сәгатьтә җыелалар.
Сәламәтлекне ныгыту һәм хокукый белем алу форсатын кулдан ычкындырмагыз, бәйрәмгә велосипедларда килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International