Уңышлы дебют

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Балалар сәнгать мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Семен Леонтьев узган атна азагында  халык уен коралларында уйнаучыларның “Играй, мой баян” Бөтенроссия конкурсында катнашып, II дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. 
Семенның мондый дәрәҗәдәге конкурсларда беренче генә катнашуы булса да, аңа Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 40лап укучы арасында үзен күрсәтергә мөмкинлек  биргән. “Семен безнең мәктәпкә Түбән Чаллы авылыннан йөреп укый. Авылдан Нурлатка  20 чакрымлап ара  булса да, дәресләрне калдырмый, бабасы Борис Терентьевич мәктәпкә  атнасына берничә тапкыр үз машинасында китереп йөртә аны. Семен – бик сәләтле укучыбыз, аңа зур өметләр баглыйбыз. Казанда консерваториясе каршында баян буенча махсус мәктәп ачылса, аны анда укырга җибәрү ниятебез дә бар. Ә бу беренче уңышы аңа алга таба да яңа  җиңүләргә зур стимул булсын иде, - ди Семенның укытучысы, сәнгать мәктәбе директоры Тәлгать Бадыйгин.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International