Нурлат бердәмросслары “Кадерле ветераннарыбыз” проектына кушылды

2014 елның 16 мае, җомга
Кичә “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлеге башкарма комитеты әгъзалары районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова һәм баш табиб Марат  Йосыпов белән берлектә үзәк хастаханәнең ветераннар өчен аерым уңайлыклары булган палаталарында булып, биредәге шартлар белән танышканнар һәм мониторинг үткәргәннәр. Визит барышында партиялеләр биредә дәваланучы ветераннар белән аралашып, хәлләрен белешкәннәр. Бүгенге көндә ветераннар өчен районда уңайлыклы 5 палата булдырылган. 
Әлеге чара республикада апрель аенда старт алган “Кадерле ветераннарыбыз” социаль-гуманитар проекты кысаларында үтә. Проектның максаты – ветераннарның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәвалану шартларын яхшырту, аларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү. Ул өч этапны үз эченә ала. Икенче этапта ветераннар палаталарына партиянең сәяси совет әгъзаларын һәм җирле Совет депутатларын беркетү, палатларда уңайлылыкны арттыру максатыннан өстәмә җиһазлар белән булышу максатыннан чаралар үткәрү, хәйрия ресурслары җәлеп итү каралган. Проект алга таба сәламәтлек саклау учреждениеләре территорияләрен төзекләндерү, ветераннарның ял итүе һәм урамда йөрүе өчен шартлар тудыруны күздә тота. 
Моннан тыш, Нурлат бердәмросслары ветераннар палаталарына “Яшь гвардия” әгъзалары ярдәмендә волонтерлык, шефлык оештыру, ветераннарны төрле бәйрәмнәр белән котлау һәм башка төрле чаралар үткәрергә планлаштыралар. Ә ветераннар палаталарында уңайлыклар тудыруга ярдәм максатыннан төрле көнкүреш техникасы алуга 10 мең сум күләмендә акча бүленгән инде. Тиздән бүләкләрне  хастаханәгә илтеп, ветераннарга тапшырырга планлаштыралар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International