Беренче уңышлары

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Нурлаттагы “Әкият” балалар бакчасының 2нче кече төркеменә  йөрүче  Сәминә Фәхретдинова, Полина Салахова һәм Аделя Райманова  Бөтенроссия иҗат марафонында призлы урыннарны яуладылар. Сәминә “Рәсем” номинациясендә I, Полина белән Аделя II урын алганнар.
- Һәр баланың үз таланты, - ди 29 ел гомерен “Әкият” балалар бакчасында тәрбияче һөнәренә багышлаган Светлана Никонорова. – Сәләтне үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Балалар иҗаты конкурслары,  төрле түгәрәкләр, иҗади берләшмәләр, секцияләр аларга үз-үзләрен күрсәтү өчен бер дигән мөмкинлек. Кызларга нибары 4 яшь кенә булса да сәләтләре әллә кайдан күренеп тора. Полина конкурска тал ботага ясаса, Аделя яз тамчысын сурәтләде, ә Сәминә язның беренче чәчәкләре белән катнашты. Кызлар рәхәтләнеп гуашь, төрле буяулар белән эшли беләләр.
I  урын иясе Сәминә мөстәкыйль да бала икән. Рәсем ясау, пластилин нан әвәләү белән мавыга, биергә, җырларга ярата. Педагоглар әйтүенчә,  әлегә аңа җыр белән шөгыльләнергә иртәрәк икән әле.  Быел ул беренче тапкыр чаңгыга баскан. 
Бу әле кызларның беренче уңышлары гына. Алга таба алар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карамакчы булалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International