Нурлат көрәшчеләре “Татнефть” келәмендә уңышларга ирештеләр

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Баулыда “Татнефть” Спартакиадасы кысаларында милли көрәш бәйгесе үтте. Анда республиканың нефть төбәкләреннән 200дән артык көрәшче келәмгә чыкты. “Нурлатнефть” НГДУсында тренер булып эшләүче Илфат Гыймадиев үз үлчәвендә чемпион исеме яулап кайтты. Ул финалда республикада иң көчле көрәшчеләрнең берсе, Әлмәт егете Фәнил Минһаҗевны җиңде. “Нурлатнефть”нең тагы бер хезмәткәре Алмаз Мостафин III урын яулады.
Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә милли көрәш буенча “Татнефть” Кубогына Бөтенроссия турниры уздырылды. Россиянең унлап өлкәсеннән катнашкан 300ләп көрәшче арасында нурлатлылар да матур чыгыш ясап кайттылар. Марсель Гозәеров – I, Илфат Гыймадиев – III, ә Рөстәм Гайнуллин IV урыннар алдылар. Командалар зачетында исә Нурлат, Әлмәт һәм Теләчедән генә калышып, III булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International