Һәр ветеран адреслы ярдәм тоярга тиеш

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 8 майда, ТР Хөкүмәте бинасында видеорежимда үткән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миннеханов сугыш ветераннарына игътибарны көчәйтергә чакырды.

– Бүген безнең уртак бурычыбыз – һәр сугыш ветераннарына максимум игътибар күрсәтү. Ул очрактан очракка гына булмасын. Һәр ветеран үзе турында конкрет кайгырту тоярга, ярдәм адреслы булырга тиеш, - диде Президент. Нурлат  муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров утырыш эшендә Хокүмәт йортында катнашса, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча район оештыру комитеты әгъзалары һәм җаваплы службалар аны видеорежимда урында тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International