Нурлат байкерлары Ижауга җыена

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Төгәлрәк әйтсәк, 17 майда әлеге шәһәрдә үтәчәк  авто-мотосөючеләрнең традицион сезон ачу чарасына. Дөрес, сезонны инде алар ачарга өлгергәннәр, Зәйдә, Чистайда үткән шундый чараларда булганнар, “Самара маевкасы”нда да катнашканнар. Әмма Иҗауда–зур күләмдә үткәрелә торган региональ сезон ачу тантанасы, һәм аны  Нурлатның 5-6 тәҗрибәле байкеры үзләре өчен һичшиксез катнашырга тиешле бәйрәм итеп саныйлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International