Нурлатта министр урынбасары булып китте

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Бүген, 6 майда Нурлатта ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов булып китте.
Илдус Харисович Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ислам Сафиуллин озатуында район басуларын карап чыкты. Министр урынбасары аерата “Сөләйманов Ә.И.” КФХсының Зирекле тирәсендәге  уҗым басуын мактады. “Мондый кырны беренче күрүем әле. Уҗымнар икенче тамыр да җибәргән. Бу басуның потенциалы бик зурга охшаган, хәзер аны сакларга гына кирәк”, – диде ул. Чүп үләннәренә каршы эшкәртү, гербицидлауны соңга калдырмаска киңәш итте. Гомумән, Илдус Габдрахманов быел республикада уҗымнарның яхшы саклануын билгеләп үтте.
– Ел әйбәт килде, әлегә һава шартлары бер дигән, көннәрнең салкынча торуы дымны сакларга булышты. Республикада 580 мең гектар көзге культуралар бар, шуларның 90 проценты яхшы саклангын. Нурлатта да басулар матур. Технологияләрне дөрес үтәлүе, кеше хезмәтенең нәтиҗәсе бу. Хәзер тиешле эшләрне үтәп, чәчүне матур төгәллисе генә кала. 
“Сөләйманов Ә.И.” КФХсы җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов исә язгы чәчүне озак сузмаячакларын әйтте.
– Безнең хуҗалыкта 12750 гектар мәйданда язгы чәчү үткәрелергә тиеш. Бүгенге көндә бу эшнең 55 проценты башкарылды. Көннәр уңай килсә, тәүлегенә 1000әр гектар чәчеп, кампанияне 4-5 көн эчендә очлап чыгарбыз дип уйлыйм, – диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International