Бер конкурстан - җиде урын

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Апрель азагында Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында үткән Бөтенроссия  “Весенние проталины” вокал-хор иҗаты конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Мәктәпнең Валентина Тяжова җитәкчелегендәге җыелма хоры (хормейстерлары София Сафина, Зөлфия Юнысова, Людмила Чернышева, концертмейстер Гүзәл Маняпова) конкурста I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Мәктәпнең  София Сафина җитәкчелегендәге “Улыбка” вокаль ансамбле һәм Роза Әхмәтҗанова кул астында шөгыльләнүче Сабина Әбҗаппарова белән Азалия Галимованың “Элегия” вокаль дуэты III дәрәҗә лауреат исемен алды.  Моннан тыш, Зөлфия Юнысова җитәкчелегендәге “Шатлык” вокаль ансамбле белән Валентина Тяжовада шөгыльләнүче Арина Евдокимова I дәрәҗә, Роза Әхмәтҗанова шәкертләре Искәндәр Гайсин белән Сабина Әҗаппарова II дәрәҗә дипломантлар булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International