Якташыбыз республика делегациясе составында Кырым республикасында булып кайтты

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов республика делегациясе составында 1–4 майда Кырым республикасында булып кайтты.
Визит республиканың Кырым белән багланышларны ныгыту программасы кысаларында милли-мәдәни ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган иде. ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы һәм мәдәни берләшмәләр вәкилләре дә кергән делегация өч көнлек эш визиты барышында музейларда, культура учреждениеләрендә булды, мөхтәриятларда дин әһелләре белән очрашулар үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International