Равил Кузюров: “Май бәйрәмнәрендә уяулык югары дәрәҗәдә булырга тиеш”

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Бүген, 30 апрельдә район башлыгы Равил Кузюров район һәм шәһәрнең яшәешне, иминлекне тәэмин итүче службалары белән киңәшмә уздырды.
Анда сүз әлеге службаларның май бәйрәмнәрендәге эшчәнлеге турында барды. Иң элек Равил Кузюров районда янгыннарга кагылышлы хәл белән кызыксынды. 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин әйтүенчә, район территориясендә янгыннар уңаеннан хәл тотрыклы тора икән. Бу уңайдан авыл җирлекләре башлыкларына да янгын куркынычсызлыгы чоры һәм сакчыллык чаралары турында хәбәрләр җибәрелгән. Моннан тыш, район башлыгы бәйрәмнәр алдыннан да, бәйрәм чаралары вакытында да көч структураларына уяулыкны көчәйтергә, ТСЖ, идарәче компанияләргә йортлар өчен җаваплылар белән берлектә барлык йортларны карап узарга кушты. Шулай ук яшәешне тәэмин итүче, авария службаларында кизү бригадалар эшләргә тиешлеге дә әйтелде. Киңәшмәнең икенче өлешендә Җиңү бәйрәменә багышланган чараларның оештыру моментлары турында сүз барды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International