Равил Кузюров язгы чәчүнең барышы белән кырга чыгып танышты

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Бүген, 29 апрельдә, район башлыгы Равил Кузюров “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында кыр эшләренең барышы белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов озатуында урынга чыгып танышты. Хуҗалыкта чәчү эшләре тулы куәтенә дәвам итә, якшәмбе көнне  шикәр чөгендере чәчүгә дә керешкәннәр. Район башлыгы шикәр чөгендере басуларында аерым тукталып, татлы тамыр игү технологиясен карады. Быел биредә 3010 гектарда үстереләчәк әлеге культура, бүгенге көндә 300дән артыграк гектарда чәчү эшләре башкарылган. Бер вакытта ике басуда шикәр чөгендере чәчү комплекслы рәвештә алып барыла, 4 заманча чәчү комплексы эшли. Эш ике сменада, барлык технологик таләпләрне истә тотып алып барыла. “Сөләйманов”лылар  быел да шикәр чөгендереннән яхшы уңыш алырга ниятлиләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International