Нурлаттагы “Коммунальник” республика буенча I урын яулады

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Шәһәрнең “Коммунальник” торак милекчеләре ширкәте “Иң яхшы идарәче оешма” республика конкурсында I урын яулады. Әлеге конкурста республиканың барлык ТСЖлары, идарәче компанияләре катнашты. “Коммунальник” исә идарә итү мәйданы 100 мең кв. метрга кадәр булган ширкәтләр арасында иң яхшысы дип танылды. “ТРның күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалары берлеге” җәмгыятенең Казанда узган җыелышында “Коммунальник” җитәкчесе Марат Хәмидуллинга җиңүче Дипломы һәм Кубок тапшырылды. Әлеге җыелышта Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International