“Спартак”ны җиңәргә нурлатлылар да булышты

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Узган якшәмбедә Нурлатның спорт сөючеләре Казанның Үзәк стадионында “Рубин” – “Спартак” матчын хозур кылу бәхетенә иреште.
Россия Премьер-лигасының 26нчы туры кысаларында уздырылучы уенга бару мөмкинлеген “Нурлат АТПсы” җитәкчесе Идрис Кәримов бүләк итте. Шул рәвешле, 35 кеше – район беренчелегендә чыгыш ясаучы АТП футболчылары, яшь волейболчы, баскетболчылар зур футбол күреп кайтты.
– Искиткеч матч булды ул, – дип сөйли бәхетле “шаһитларның” берсе, 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы Эмиль Галләмов. – Стадионда 17 меңгә якын тамашачы бар күңелен биреп җанатты. Без дә тавышларыбызны кызганмадык һәм “Рубин”ның 2:1 исәбенә отуына үз өлешебезне керттек, дип әйтергә дә хакыбыз бардыр дип уйлыйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International