Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров язгы чәчүгә рәсми старт бирде

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Бүген, 21 апрельдә, “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгы базасында үткән авыл хуҗалыгы семинары районда язгы чәчү башлану уңаеннан оештырылды. Кичә әлеге хуҗалыкта районда беренчеләрдән булып  чәчүгә керештеләр. Бүгенге көндә хуҗалыкның 4 чәчү агрегаты кырда  супер элиталы “Вакула”  һәм элиталы “Тимерхан” сортлы арпа чәчү белән мәшгуль. Шул көннәрдә кырга тагы бер чәчү комплексы чыгачак, якын араларда  биредә шикәр чөгендере чәчүгә дә керешмәкчеләр.  
Районның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин әйтүенчә, быел районда язын 44 мең  гектарга якын мәйданда  чәчү эшләре башкару бурыч итеп куела, көздән 18 мең гектардан артыграк уҗым культуралары чәчеп калдырылган. Семинарда катнашкан район башлыгы Равил Кузюров барлык хуҗалыкларның да язгы чәчүгә яхшы әзерлек белән килүләрен билгеләп,  хәзер  эшне оешкан төстә, оптималь срокларда башкару кирәклегенә басым ясады. Моның өчен эшне ике сменада оештыру һәм 10–15 көн эчендә төп чәчү эшләрен тәмамлау бурычын куйды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International