Равил Кузюров изге Пасха алдыннан христиан дине әһелләре белән очрашты

2014 елның 19 апреле, шимбә
Бүген, 19 апрельдә, изге Пасха бәйрәме алдыннан район башлыгы Равил Кузюров Нурлаттагы православие дине әһелләре белән очрашты.
Илья чиркәвендә булып, аның  настоятеле иерей Владимир белән һәм Серафим Саровский гыйбадәт йортында иерей Ростислав белән   очрашуны ул христианнарның якынлашып килүче изге бәйрәмнәре Пасха белән котлаудан башлады. Аннан чиркәүдә ремонт барышы белән кызыксынды, гыйбадәт йортында башланган яңарту эшләрен  карады. Һәр ике бина тирәсен төзекләндерү буенча үз киңәшләрен биреп, ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Нурлатта конфессиара татулыкны ныгытуда һәр ике дин әһеленең дә уйланган вәзгыять алып барулары өчен ихтирамын белдереп, бәйрәм службаларын матур һәм тыныч үткәрүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International