Район башлыгы капиталь ремонт барышын карады

2014 елның 19 апреле, шимбә
Бүген, 19 апрельдә район башлыгы Равил Кузюров шәһәрдә капиталь ремонт планына кергән торак йортларда эшнең барышын карады. 
Нурлат муниципаль районы шәһәре башкарма комитетлары җитәкчеләре Әсгать Габдуллин, Нәгыйм Сафиуллин  һәм төзүчеләр озатуында ул Гыйматдинов ур, 60, Чапаев ур,1, Мәктәп ур.,50,Сәлимҗанов ур., 13, Карл Маркс ур.,4 йортларда подрядчылар белән очрашты. Чапаев урамындагы йортта инде соңгы эшләр башкарылып килә, тагы ике атнадан “Еврострой” төзүчеләре йортны тулысынча тапшырыга тиешләр. Район башлыгы калган  участокларда да эшне тизләтергә кушты: августта барлык йортларны тапшырып бетерү бурычы тора. Шуңа килеп туган  проблемаларны (әйтик, Гыйматдинов ур. йортта газ торбаларын күчерү ) озакка сузмый хәл итү кирәк булачак. Район башлыгы Мәктәп ур.,11 йортта булып, бюджеттан тыш средство хисабына түбәне яңарту мөмкинлеге каралачагын әйтте. Анда яшәүчеләрне йорт территориясе төзекләндереләчәк, дигән хәбәр дә сөендерде. Ә әлегә Равил Әфраимович һәр йорт ишек алдында, гараҗлар тирәсендә, урамнарда өмәләр үткәрү, чистарту эшләре алып барылырга тиешлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International