Нурлат укучылары музей белән таныша

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәкара музеенда мәктәп укучылары еш кунак. Бүген, 17 апрель көнне дә шәһәрнең 1нче мәктәбенең 1 сыйныф укучылары музейда булып, туган як тарихына кагылышлы күп яңалыклар белеп киттеләр. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге мәктәп коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә мондый мөмкинлектән аеруча теләп файдалана икән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International