Нурлат егете “Ак Барс”ны коткарды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Нурлаттан Алексей Бархаткин “Ак Барс” хоккей командасы составында 1999 елгы үсмерләр арасында Россия чемпионатының көмеш медальләрен яулады.
Чемпионатның финал уеннары Орск шәһәрендә узды. Татарстан хоккейчыларына илебезнең иң көчлеләрдән саналган клубларына каршы торырга туры килде. Мисал өчен, күп кенә белгечләр  фаразлавынча, финалда очрашырга тиешле “Динамо” (Мәскәү) һәм ЦСКА командаларын хәлиткеч уенга нәкъ “барслар” үткәрмәде. Ә ЦСКА белән булган чирекфинал уенын Алексейның “йолдызлы сәгате” дип атарга була. “Ак Барс” матч тәмамланырга 26 секунд калганда 1:3 исәбенә оттырып бара. Нәкъ шул чакта Алексей Бархаткин гол кертеп, аерманы бераз кыскарта. “Армиячеләр” аңнарына килергә дә өлгерми, “барслар” исәпне тигезләп тә куя. Бу вакытта чирекфинал уены төгәлләнергә нибары унбиш секунд калган була. Һөҗүмче Бархаткинның  исә “сүзе” бетмәгән булган икән әле: матчлардан соңгы штраф сугулары сериясендә дә хәлиткеч буллитны нәкъ Нурлат егете кертә һәм “Ак Барс”ны медальләрсез калудан коткара. “Барслар” исә ярымфиналда “Динамо”ны ота, һәм бары тик финалда гына Ярославльнең “Локомотив”ына җиңелеп, Россия чемпионатында икенче урын алуга ирешә. 
– Үз көчебезне илнең иң яхшы командалары дәрәҗәсендә сынап карадык. Бигрәк тә ЦСКА белән булган уен истә калды. Матч төгәлләнеп барганда, 1:3 исәбе белән җиңелеп килә идек бит. Әмма сигез секунд эчендә ике гол кертә алдык, аннан буллитлар буенча җиңүгә ирештек. Ә бит оттыра калсак, бары тик 8нче урын өчен генә уйнаячак идек, – дип турнирдан алган тәэсирләре белән уртаклашты Алексей Бархаткин.
Исегезгә төшерәбез, Алексей Бархаткин хоккейга юлын  “Ледок” командасында тренер Александр Елагинның кул астында башлаган иде. Бүген ул Әлмәтнең “Нефтяник” клубы һөҗүмчесе. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International