Республика журналистлары укучылар белән очраштылар

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген, 17 апрельдә “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәрләре Нурлаттагы укучылары белән очраштылар. Газетаның баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Ризванов, журналистлар Рәшит Минһаҗ, Гөлгенә Шиһапова чыгышлары катнашучыларда газетаның киләчәккә иҗади планнары турында матур күзаллау булдырырга ярдәм итсә, укучыларның сораулары кунакларның үзләренә дә берникадәр җим өстәде. Җанлы очрашудан һәр ике як канәгать калып, иң актив укучылар газета хезмәткәрләреннән бүләкләр дә алып киттеләр. Ә журналистларның сәфәре районның актив, эшлекле геройлары янында дәвам итте.Мөгаен, алар турында язмаларны якын араларда газета битләрендә күрми калмабыз әле. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International