Нурлат үсмерләре хәрби-гамәли спорт буенча Спартакиаданың финалына чыкты

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Спартакиаданың зоны туры бу атнада Нурлат гимназиясе базасында үтте һәм егетләр тугыз спорт төрендә үз көчләрен сынадылар. 
Ярышларны ачу тантанасында республика Хәрби комиссариатының Нурлат районы бүлеге җитәкчесе Заһир Абдуллин егетләргә мөрәҗәгать итеп, мондый ярышларда алган күнекмәләрнең армия тормышында, һичшиксез, кирәге чыгачагын ассызыклады. Ярыш мәйданына чыккан үсмерләр моның шулай икәнлеген үзләре дә яхшы аңлыйлар иде булса кирәк. Шулай булмыйни, тиздән һәммәсе дә повестка алачаклар бит – Спартакиадада бары тик быел язын армиягә китүчеләр генә катнашты. “Ярышларга ныклап әзерләндек. ОБЖ укытучыбыз Ринат Мингалимов безгә бер дә “тынгылык” бирмәде”, – ди Нурлат аграр техникумы студенты Рифат Йосыпов. 
Моның шулай икәнлеген ярышларның нәтиҗәләре тагы бер кат раслады. Мисал өчен, шәхси күрсәткечләр буенча Нурлаттан З.................. Әхмәтов – пневмтатик мылтыктан атуда беренче булды, Владислав Сидимиров турникта тартылуда беренче, автомат сүтеп-җыюда икенче урыннар алды, “Урал” машинасы йөртү осталыгында Иван Быковка тиңнәр булмады. Моннан тыш, “челночный йөгерү”дә, 1000 метрга йөгерүдә дә безнекеләр призлы урыннар яуладылар. Ә иң мөһиме, Нурлат командасы сигез район арасында җиңүче исемен яулап, Казанда узачак финалда катнашу хокукына ия булды. Шунысын да әйтик, нурлатлылар Спартакиаданың финалында соңгы тапкыр моннан җиде ел элек катнашканнар иде. Һәм егетләр дә, җитәкчеләре Ринат Мингалимов та үзләре җилкәсенә нинди җаваплылык төшкәнлеген яхшы аңлыйлар. Дөрес, тулаем алганда, күрсәткечләр яхшы. Шулай да аркан тартышу, кул көрәше, гер күтәрү кебек төрләрдә бераз тырышасы була әле. 
Сүз уңаеннан, Заречный егете, “Урал”ны барыннан да остарак буйсындырган Иван Быков турында аерым әйтеп үтәсе килә. Иван үзенең беренче тапкыр руль артына кайчан утырганын да хәтерләми. Аның җиңел машина да, “КамАЗ” йөрткәне дә бар. Әтисе дә шофер, әнисе дә җиңел машинада җилдерә икән. Бүген алар улларына көч биреп торырга Заречныйдан кадәр килгәннәр иде. Иван исә күптән түгел генә “правалы” булган әле. “Хәрби комиссариат аша, РОСТОда укып чыктым. Армиядә дә шофер булып хезмәт итәрмен дип өметләнәм”, – ди егет. Район хәрби комиссариатыннан әйтүләренчә, быел яз армиягә китүче егетләрнең 19ы нәкъ әнә шундый укыту ысулы белән “права”лы булганнар. “Бүгенге көндә бездә тагы 8 егет укый, – ди РОСТОның район оешмасы җитәкчесе Радик Гыйниятуллин. – Мондый программа ике ел эшләп килә, һәм шул чор эчендә 40лап “призывник” машина йөртүче таныклыгына ия булды”.
Бүген булачак солдатлар Спартакиаданың 24 апрельдә Казанның “Патриот” үзәгендә узачак финалына әзерләнә һәм монда аларга һич тә җиңел булмаячак, ди зона ярышларын оештыручы Нурлат “Форпост”ы үзәге директоры Альберт Садретдинов.
– Безнең егетләргә иң көчле командалар каршы торачак, – ди ул. – Анннан, финалда бездә булмаган бер төр – Калашников автоматының магазинын тутыру буенча сынау да бар һәм анысын Нурлат егетләренә урында ук үзләштерергә туры киләчәк. Шулай да, армиягә кадәр мондый сынаулар аша үтү егетләребезгә солдат хезмәтен узганда бары тик файдага гына булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International