Районда хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
16 апрельдән 23 майга кадәр авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә. Ул язгы кыр эшләре барышында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан үткәрелә. 
- Бу чорда кыр эшләренә чыгачак чәчү һәм җир эшкәртү техникасының техник торышы, аларның куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирүе тикшереләчәк, яктырту приборлары булу, блокировкалау системасының һәм саклау җайланмаларының төзеклеге тикшереләчәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Вәгыйзь Сатдаров. – Эшләүчеләр махсус киемнәр һәм индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Зур җитешсезлекләр ачыкланганда гаеплеләрне  административ җаваплылыкка тарту каралган. 
Бу чорда шулай ук урыннарда чираттан тыш инструктажлар үткәреләчәк һәм башка эшләр башкарылачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International