Нурлатта Сабантуй 7 июньдә булачак

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Аңа кадәр әле районның ике, аннан соң янә бер  зур бәйрәм үткәрәсе була. Аларны 9 майда Җиңү көне ачып җибәрәчәк, ә 24 июньдә Нурлат районы Волгоградта узачак Бөтенроссия авыл Сабан туенда республиканы тәкъдир итәчәк. 7 июньдә  район Сабан туе, ә икенче көнне авыл җирлекләрендә Сабантуйлар уздыру билгеләнә. Быел райондагы төп авыл Сабан туе Яңа Иглай авыл җирлегендә узачак. Июнь ахырына исә традицион Бөтенроссия “Уяв” милли мәдәнияте бәйрәме үткәреләчәк. Пәнҗешәмбе көнне Нурлат районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендә район активы белән үткән киңәшмәдә Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингатуллина әлеге чараларны үткәрү планын һәм җаваплыларны җентекле бәян итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International