Нурлат аучылары кайбер яңалыклар белән килешми

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Районның аучылар җәмгыяте бүген 600ләп әгъзаны берләштерә. Әмма бик озак еллар буе аларның бергә җыелып сөйләшү, проблемаларны хәл итү мөмкинлеге булмаган. Аучылар җәмгыяте рәисләренең еш алмашынуы, җәмгыятьнең үз бүлмәсе  булмау да сәбәп булгандыр моңа. Аучыларда проблемалар, чыннан да, җитәрлек икән. Лицензия, кадрлар, җәмәгать инспекторлары мәсьәләләре, браконьерлык очраклары, теркәлмәгән снегоходлар, вакытында тапшырылмаган путевкалар, табигатьтә аз калып бара торган хайваннарны саклау һәм  үрчетү,  иминлек мәсьәләләре, законсыз аучылык - барысы да җыелышта уртага салып сөйләшә торган темалар булдылар. Республикада ике куянны законсыз аткан аучыга 100 мең сум штраф салыну, машинасын һәм ау мылтыгын конфискацияләү очрагы теркәлү дә уйландырырлык булды. Соңгы елларда табигатьтә кыр кәҗәләре, пошиларның азая баруы да сер түгел. Районда мондый хайваннарның баш санын арттыру буенча эш планы булдырылган. Кыш  айларында хайваннарны ачлыктан йолып калу өчен печән һәм себеркеләр таратылган, рейдлар үткәрелгән. Тик бу эшкә барлык аучылар да кушылмаган икән. 4 җәмәгать инспекторы һәм бер баш аучыга калган бу эш. 
Районның  баш аучысы Ренат Мостафинның җыелышка республиканың хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау идарәсе, районның ветеринар һәм эпидемиология, урман  белгечләрен чакыруы юкка булмаган икән. Аучыларның бу тармак вәкилләренә дә сораулары шактый җыелган. Котыру чире, талпан, Африка чумасы, тычкан бизгәге кебек соңгы вакыттагы актуаль чирләр, алардан котылу юллары турында да тулы җаваплар алдылар бу көнне.
88 мең гектар мәйдан биләгән “Нурлат урманчылыгы”нда бүгенге көндә өч ау хуҗалыгы бар. Әмма баш лесничий Искәндәр Йосыпов билгеләп үткәнчә, алар биредә бернинди документларсыз көн күрәләр икән. Килешү, лицензияләренең сроклары узган. Шуңа да сөйләшү барышында үзара бәйләнештә тору хакында да сүз булды. 
Республиканың хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау идарәсе белгечләренә сораулары да җитәрлек иде. Шуларның иң четереклесе  – лицензия мәсьәләсе. Нурлат районының аучылык территорияләрендә  Казан һәм Самара аучыларының өстенлек итүе дә ризасызлык тудыра. Аучыларның кайберләре бу тармактагы яңалыклар белән дә килешеп бетмиләр. Мисал өчен, хәзер ау кораллары махсус  сигнал  пультына тоташтырылган сейфларда сакланырга тиеш. Бу эшне бары Казан белгечләре генә башкара. Еш кына аучылык территорияләрендә квитанцияләрне ни өчен түләгәннәрен дә аңлап бетермиләр. 
Бу көннәрдә аучылар язгы ау сезонына әзерләнә. Каурыйлылар һәм су кошларына язгы ау сезоны 10 көнгә сузыла. Белгечләр әйтүенчә,  19 апрельдә ачылачак сезонда аучылык ысулы шул ук кала икән.
– Язгы ау сезоны һәр төбәктә үзенчә, бездә ул ТР Президенты указы нигезендә билгеләнә, - ди идарәнең лицензия бүлеге начальнигы Ринат Чиспияков. – Бу – үзенчәлекле сезон. Ул үрчү чоры, шуңа да чикләүләр күп, барлык кагыйдәләрне үтәү зарур.
Нурлатның аучылар оешмасында бердәнбер хатын-кыз да бар. Наталья Львова аучылык белән дүртенче ел шөгыльләнә икән инде.
– Полициягә лицензия-рөхсәт кәгазе алырга баргач, миңа башта сәерсенеп караганнар иде, - ди Наталья. – Нигездә дуслар белән үрдәк, каз аулыйбыз.  
Чарада ике җәмәгать инспекторы – аучылар Алексей  Долбилов һәм Владимир Леуков республиканың хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау идарәсе җитәкчесенең грамоталары белән дә билгеләп үтелделәр.
Аучылар мондый очрашуларны алга таба традициягә кертергә планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International