Нурлатта шәһәр Советының чираттагы сессиясе үтте

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Бүген, 8 апрельдә Нурлат Советы депутатлары чираттагы сессиягә җыелды. 
Аны шәһәр Советы рәисе Равил Кузюров алып барды. Кө тәртибенә 2013 елда шәһәр бюджетының үтәлеше, торак-коммуналь хуҗалыкның торышы, депутат этикасы кагыйдәләре, коррупциягә каршы сәясәт, Советның кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр куелган иде. Депутатлар каршында финанс-бюджет палатасы рәисе Гөлфия Нуруллина, Нурлат башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллин, шәһәр Советы рәисе урынбасары Роман Чахмахчев, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Федор Терентьев, районынң баш белгеч-юристы Александр Ханеня чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International