“Бердәм Россия” көне тәмам

2014 елның 5 апреле, шимбә
Нурлатта аның оештырылуына һәм үткәрелүенә республика делегациясе  җитәкчесе – ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова бәя бирде. 
- Бүген партия төбәк бүлегенең “Бердәм Россия” көне  республикада бишенче мәйданчыкта – Нурлатта үтте. Нурлатлылар бу чарага баръяклап, ныклы әзерләнгәннәр, һәр очрашуның нәтиҗәле үтүе өчен барлык шартларны тудыра алганнар. Җирле массакүләм мәгълүмат чараларында алдан хәбәр ителгәнлектән,  әлеге чара киң катлам халык катнашында үтте, аларның күп сорауларына ачыклык кертергә булышты, дип уйлыйм. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен урыннарда аралашу мөмкинлеге тудырылган иде.  Шул ук вакытта  биредә моңарчы беркайда да күрелмәгән тагын бер матур социаль партия проекты  – “Дуслык” скверына нигез салу булды. Нурлат өчен бу бик актуаль һәм  әлеге скверны булдыруда һәр диаспора вәкилләре үзләре көч куеп, аның  шәһәрлеләргә  хезмәт итүен тәэмин итсеннәр иде. Әлбәттә, халыкны борчыган сораулар бар һәм алар нигездә барлык җирдәге кебек үк коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла. Бу мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының – ә ул “Бердәм Россия” партиясенең Югары  Советы әгъзасы – шәхси контролендә. Халыкның сораулар белән безгә килүе гаҗәп түгел. Бүген “Бердәм Россия” – гамәли эшләре белән танылган иң зур сәяси көч, шулай булгач, проблеманы хәл итүне бездән көтүләре табигый. Нурлатлылар бүген үз мөрәҗәгатьләренә төпле җаваплар алып, очрашудан канәгать киткәннәрдер, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, проектның төп максатларының берсе  әнә шушы иде бит.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International