Депутатлар өчьяклы килешү төзеделәр

2014 елның 5 апреле, шимбә
Район халкы белән йомгаклау очрашуы “Бердәм Россия” масштаблы акциясенең нәтиҗәсе булды.
Очрашуны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев ачты. Ул бүген Нурлатка шулкадәр партия лидерлары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләреннән зур десант төшүен билгеләп үтте. Алар барысы да нурлатлыларның конкрет проблемаларын өйрәнергә, аларга чишелеш табарга дип килделәр. Быел республиканы җаваплы вакыйга – Дәүләт Советына сайлаулар көтә, һәм бу халык ышанычына  җитди сынау булачак. “Бердәм Россия” – бүген иң зур партия, популярлык рейтингында ул лидерлык позициясендә тора. Бүгенге чараның зур файдалы коэффициенты турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да сөйләде. Халык белән аралашуга нәтиҗәне төрле министрлыклар вәкилләре дә ясадылар. Халык бу чарада актив катнашты. Район үзәк хастаханәсе “Бердәм Россия” партиясеннән бүләккә 57 глюкометр кабул итте. Ахырдан очрашу нәтиҗәсе булып төрле дәрәҗәдәге депутатлар арасында халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә көчләрне берләштерүгә юнәлтелгән закон  чыгару өлкәсендә, социаль- икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итү буенча эшче төркем оештырылды, үзара хезмәттәшлек турында өчьяклы килешүгә кул куелды. Бу көнне партиянең актив әгъзалары - “Девон-Кредит” банкы управляющие Нурзия Сәлахова һәм Яңа Тумба авыл җирлеге башлыгы Леонид Осипов Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International