Авыллар халкы табиблар консультациясе ала

2014 елның 5 апреле, шимбә
“Бердәм Россия” көне” акциясе кысаларында республика клиник хастаханәсе табиблары Иске Әлмәт табиблык амбулаториясендә халыкны кабул итү оештырдылар. Казан белгечләре – невропатолог, кардиолог, эндокринолог  10.30дан кабул итә башладылар, аңа кадәр аларга кабул итүгә 48 авыл кешесе язылган иде. Әмма  башкала табибларыннан консультация алырга теләүчеләрнең  саны арта тора.   
- Табибларның кабул итүләре турында алдан хәбәр ителгән булса да, авыллар халкы ишетеп бетермәгән булган күрәсең, ә хәзер хәбәрне бер-берсенә тапшыралар. Берәүне дә кире бормыйбыз, - ди Нурлат район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Мөнир Әхмәтшин. Бу көнне Иске Чаллыда халыкны Нурлат районы хастаханәсе табиблары – невропатолог, эндокрионолог, гомумпрактика табибы, окулист, гинеколог, УЗИ аппараты белән табиб кабул итә. Ике табиблык амбулаториясендә дә кабул итүләр кичке 5нче яртыга кадәр дәвам итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International