Нурлатлыларның “Дуслык” паркы булачак

2014 елның 5 апреле, шимбә
Партия десантының чираттагы объекты  “Дуслык” скверына нигез салу булды. 
- Бүген Нурлат районында яшәүче 10нан артык милләт өчен әлеге сквер бик кирәк, - ди социаль проект авторы Татьяна Фадеева. – “Дуслык” халыкның ял һәм мәдәни – массакүләм чаралар үткәрү урыны булачак. Парк 6 милләт – рус, татар, үзбәк, чуваш, таҗик һәм милләтара зоналарга бүленәчәк. Һәр диаспораның үз символы булачак. Икенче юнәлеш – ул микрорайонны тәртипкә китерү. Скверда барлыгы 150ләп агач утырту планлаштырыла. 
Чарада катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның сәламен җиткереп, Нурлатта тату, бердәм халык яшәвен билгеләп үтте. 
- Бүгенге партия проекты – сквер ачу республикадагы иң яхшы проектларның берсе , - диде Римма Атласовна.– Идеясе бик матур, район җитәкчелегенә аны хуплавы өчен рәхмәт. 
Скверга нигез салу тантанасында катнашкан республика Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов шулай ук бик матур идея булуын ассызыклады һәм киләчәктә Нурлатта Халыклар Дуслыгы йорты ачылу төрле милләт халыклары арасындагы татулыкны ныгыту юнәлешен тагы да җанландырырга булышыр, диде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International