Нурлатта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашу мәйданчыгында төп сораулар фермерлардан керде

2014 елның 5 апреле, шимбә
Авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермер хуҗалыклары хезмәтчәннәре белән очрашу мәйданчыгында  РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча комитеты әгъзасы Фатих Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының  икътисад, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Валерий Васильев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов халык белән аралашып, бүгенге көндә аграрийларны борчыган сораулар турында эшлекле сөйләшү алып бардылар. Очрашуда   яңгыраган  сорауларның күбесе фермер хуҗалыклары башлыкларыннан иде, алар нигездә пай җирләрен рәсмиләштерү, гаилә фермаларына дәүләт ярдәме, керү юллары, техника белән тәэмин итүгә кагылышлы булды. Аграрийларны шулай ук  крестьян-фермерлык хуҗалыкларына федераль бюджеттан югары сортлы  сөт өчен бирелә торган дәүләт субсидияләре, авыл хуҗалыгы продукциясенә нинди бәяләр көтелүе һ.б.лар кызыксындырды. Очрашуны алып баручылар авылларда шәхси хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерүгә ярдәмнең төрле юлларын күрсәтеп, алга таба кайбер, асылда җирләрне рәсмиләштерү мәсьәләсенең Дәүләт Советында законнар дәрәҗәсендә каралырга тиешлеген әйттеләр. Николай Титов кайбер гаилә фермалары башлыкларының сорауларын шәхси планда карап, ярдәм юлларын эзләргә ышандырды. 
Очрашуга кадәр мәйданчык эшендә катнашучылар Марсель Сабировның “Восток” ССПКсының сөт продукциясе җитештерү заводында булып, биредә эшкәртү линиясе белән таныштылар. “Восток” кооперативы бүгенге көндә 21 торак пункттан сөт җыю белән шөгыльләнә, 2013нче елда ачылган завод тәүлегенә 5 тоннага якын сөт эшкәртеп, сыр, майларның төрле төрләрен ясарга мөмкинлек бирә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International