2 апрельдә Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров шәһәрнең берничә объектында булып чыкты.
Район башлыгы иң башта элеккеге ит комбинаты бинасын карады. Инде күп еллар тик торган комбинатның хуҗасы Роман Чахмахчев быел биредә производство янә сафка басачак, дип ышандырды. Бүген бинаның түбәсен ябу белән мәшгульләр – проекты эшләнгән, средстволар бар, диде Роман Саввич. Яңадан сафка баскан комбинатта исә хәләл ризык җитештерү, пилмән, сигез төрле продукция чыгаручы ярымфабрикатлар цехлары ачу да планлаштырыла. Район башлыгы туктаган икенче нокта элеккеге Нурлат асфальт-бетон заводы иде. Бүген көн кадагында алты ел элек туктаган заводның территориясенә кагылышлы вәзгыятьне хәл итү бурычы тора, диде Равил Әфраимович. Район башлыгы 9нчы мәктәпне дә тулысынча карап чыкты һәм биредәге шартларга асылда уңай бәя бирде. Ә менә түбә мәсьәләсендә ике ел элек бу эшне башкарган подрядчы оешма белән җитди сөйләшергә кирәклеген ассызыклады. Хәрби комиссариат һәм тимер юл вокзалы биналары Равил Әфраимовичта уңай тәэсирләр генә калдырды. “Биналарның эчке халәтен тышыннан ук белеп була. Һәм бөтен районнар да мондый купшы биналар белән мактана алмый”, – диде ул.
Визит барышында исә Равил Кузюров һәр объекттагы проблемаларны да “карандаш очына” ала барды.