Нурлат янә кышка кайтты

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

Табигать төп апрель шаяртуын 2сенә калдырырга ниятләгән бугай: бүген Нурлатны ул янә кышка кайтарды. Кар эчендә утырган йорт түбәләре, агачлар, шактый калын юрган астында калган юллар һәм әле дә төшеп торган эре бөртекләр һич тә кояшлы апрель манзарасына туры килми!

-         Апрель шаяртуы айның беренче көненнән үк башланды: кичә 4,7 мм.

кар төште,- дип һава торышына күзәтү бирделәр безгә Чулпан метеостанциясеннән.-Төнлә белән аңа янә 6,3 мм өстәлде, һәм кар катламы 11 мм.га җитте. Әле бу чик булмаска охшый, кар явып тора бит. 

Метеороглар бүген юеш кар, урыны белән яңгыр һәм көчле җил дә вәгъдә итәләр. Анысының тизлеге секундына 6-11, вакыты белән 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин икән. Димәк, автомобиль йөртүчеләргә бик тә игътибарлы булырга  туры киләчәк. Ә менә балалар сөенәдер: аларга Кар бабай әвәләр өчен бик тә яхшы һава торышы ләбаса бу! Дөрес, йомшак куңелле, елак бабай булыр инде ул...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International