Нурлатта да ђбунђ кампаниясе башланды

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Аңа кадәр район газетасына  вакытыннан алда язылу мөмкинлегеннәннђн файдаланучы ђбунђчелђребез дђ шактый булды. Алар нык оттылар: 1 апрельдән  район газетасына ярты елга язылу бәясе 438 сум итеп куелды. Арту почта чыгымнарының үсүе белән бәйле.
Газетаны даими алдырып килгән укучыларыбызга шулай да борчылмаска киңәш итәбез: матбугатка язылуның альтернатив юлы да тәкъдим ителә. Әгәр газетаны редакциядән килеп аласыз икән, ул чакта сезгә ярты елга газета бәясе бары 210 сумга гына төшәчәк. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр күршеләре белән килешеп, килеп алуны чиратлап та оештыра алалар..  Газетага язылуны Интернет аша да башкарырга мөмкин булачак. Моның өчен Сезгә www.tatmedia.ru  сайтында урнаштырылган “Подписка” баннерына мөрәҗәгать итәсе , аннан htt://www.tatpost.ru/Podpiska/Index.aspx  га күчәсе була. Шул ук вакытта “Татарстан почтасы” сайты www.tatpochta.ru га кереп, “Интернет подписка” баннерын сайлап та языла аласыз. 
Газета бәясенең үсүе Сезнең белән безнең аерылуга сәбәп булмасын иде, арту безнең кесәне калынайтуны күздә тотмый бит. Без сезнең аңлавыгызга исәп тотабыз. Әбунә компаниясе барышында ташламалы язылу көннәре дә булмыйча калмас, призлы декадаларны да оештырырга уйлыйбыз. Язылу чорын уңышлы үтеп, киләсе яртыеллыкта да очрашасыбызга өмет тотып, әбунә чорына керәбез.Дуслыгыбызга сынау безне сындырмас дип өметләник!   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International