Нурлатның мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Бүген, 25 мартта,  Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә үткән вакансияләр ярминкәсендә үзәктә исәптә торучы 60тан артыграк  кеше катнашты.
- Ярминкәдә “Нурлат элеваторы”, “Промочистка”, “Чистый город”, “Промтех” җәмгыятьләре, “Сабирова” шәхси предприятиесе 20дән артыграк эш урыны тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, “Промтех” ОООсына бүгенге көндә төрле эшләргә 10лап кеше кирәк, - ди үзәкнең өлкән инспекторы Рушания Сафина. – Ярминкәгә килүчеләр оешма-предприятиеләрнең кадрлар бүлекләре белгечләре белән аралашып, үзләренә кирәкле мәгълүматны ала алдылар, ярминкәдән үзләренә конкрет эш урыннары табып китүчеләр дә булды.
Мәшгульлек үзәгендә мондый чаралар даими рәвештә үткәрелеп тора, чираттагы ярминкә апрель аена билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International