Нурлат чыгарылышлары сынау режимында БДИ тапшырды

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Бүген, каникулның беренче көнендә районның 385 чыгарылыш укучысы рус теленнән сынау режимында БДИ тапшырды.
- Сынау режимындагы имтихан Федераль тестлаштыру үзәге материаллары буенча чыгарылышларны сыйфатлы итеп әзерләү максатыннан оештырылды, - ди БДИ буенча координатор Неля Гыйззәтуллина. – Әлегә имтиханнар сынау режимында узса, май азагында рәсми рәвештәгеләренә старт биреләчәк. Сынау режимында имтихан тапшыру 2 пунктта узды. Чыгарылышлар җаваплар бланкларын тутыру кагыйдәләре белән таныштылар һәм шул вакытта үз белем дәрәҗәләрен тикшерә алдылар. Сынау режимындагы имтиханнарның нәтиҗәләре 2 атнадан соң билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International