Биккол авылында Нәүруз олылар һәм балаларның уртак бәйрәме булып Уртак бәйрәм

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Шимбә көнне Биккол авылы мәдәният йорты тирәсе шау-гөр килеп торды. Килүчеләрне милли көйләр, хуш исле коймак, кайнап торган самавырлар каршы алды. Бәйрәм традициясе буенча, Кыш бабай белән Язның тарткалашуы соңгысының җиңүе белән тәмамланганнан соң, мәйданда “Әти,әни, мин – спорт гаиләсе” ярышлары башланып китте.  Таһировлар, Закировлар, Сөнгатуллиннар, Ситдыйковлар гаиләләре  арасында барган ярышларда аларның җитезлеге дә, зирәклеге дә сыналды һәм азактан барысына да бүләкләр тапшырылды. Бу вакытта исә зур казанда Карга боткасы пеште, аннан һәммә кеше авыз итә алды, бәйрәм исә карачкы яндыру йоласы белән тәмамланды.  Әнә шулай, Нәүруз авылда олылар һәм балаларның уртак бәйрәме булып үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International