Нурлатның “Чык тамчысы” балалар бакчасы тәрбиячеләре Россия дәрәҗәсендә җиңү яулаганнар

2014 елның 21 марты, җомга
“Чык тамчысы” балалар бакчасы хезмәткәрләре “Заманча балалар бакчасы-2014” Бөтенроссия балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм педагогларының һөнәри осталык конкурсында катнашып, җиңү яулаганнар. Бакча тәрбиячеләре Марина Иванова белән Светлана Логинова “Заманча балалар бакчасы” номинациясендә җиңү яуласалар, бакча мөдире Эльмира Галләмшина “Заманча балалар бакчасының иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә бүләкләнүчеләр арасына кергән. Бакча тәрбиячеләре Гүзәлия Әюпова, Галина Кротова һәм Нина Суровцева конкурсның лауреатлары булганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, быел әлеге конкурста 2123 тәрбияче катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International