Җиңеп кайттылар

2014 елның 21 марты, җомга
Пенсия фондының Нурлат районы идарәсе командасы VI Спартакиада кысаларындагы ярышлардан җиңүләр яулап кайтты.
Әлеге Спартакиада  Кама Тамагы поселогында узды, һәм анда Пенсия фондының шәһәрләрдәге (районнардагы) идарәләре һәм ПФРның Татарстан бүлекчәсе Көньяк конференциясе командалары катнашты. Нурлат идарәсе спортчылары мини-футбол, волейбол, йөзү һәм вакытка чүгәләү төрләрендә беренче урыннар алдылар. Мондый зур җиңүләрдән соң, нурлатлылар бүген Кукмарада узачак ярымфинал-га әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International